Яңалыклар (04.12.25)
Иртәнге чыгарылыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты. Төбәктә профсоюз хәрәкәтен үстерү, профсоюзлар белән тыгыз хезмәттәшлек, остазлык хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» предприятиесендә сыек кер юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде, хезмәт коллективы белән очрашты, заводка […]
